90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар ТАССРның атказанган артисткасы Назлыгөл Латыйпованы искә алды

11 нче сентябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы ТАССРның атказанган артисткасы Латыйпова Назлыгөл Котдус кызының каберен зиярәт кылды. Назлыгөл Котдусовнаның туган ягы – Әтнә районында, аның рухына, Зөфәр Харисов тарафыннан, Коръән аятьләре укылды, каберенә чәчәкләр салынды. Музей мөдире Розалия ханым Чабатова артистканың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, Зөләйха Хәкимҗанова, Әлфия Хәсәнова һәм Люция Галләмова исә Назлыгөл ханым турында якты матур хатирәләре белән уртаклаштылар. Исән булса, аңа бу көннәрдә 95 яшь тулган булыр иде. Ачык йөзле, кешелекле, талантлы артистканы Тинчурин театры коллективы һәм якташлары юксынып һәм горурланып искә алды.