90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды

Май ахырында Лаеш районы Столбище авылында яңа мәдәният йорты ачылуы хакында хәбәр иткән идек. 9 июньдә анда күптән көтелгән вакыйга – тәүге тамаша булды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары биредә «Беренче театр» спектаклен яңача куелышта тәкъдим итте. Сәхнә әсәре тамашачыларның күңеленә хуш килде, рәхәтләнеп көлеп утырдылар, алкышларга күмделәр.

Столбище авылының мәдәният йорты директоры әлеге вазифага узган елның октябрендә билгеләнгән. «Мәдәният өлкәсе ошый, бик тырышып, яратып эшлим. Матур, зәвыклы бина төзелде дип саныйм. Грантларда да катнашасы, кызыклы проектлар оештырасы килә, фикердәшләр тапсак шәп булыр иде. Столбище һәм Усады авылы халкы бик шатланды.

Яшьләрне үстерәсе килә. Аларны күбрәк сәхнәгә чыгарырга кирәк. Өлкән буын бик актив, рус халык җыры коллективында шөгыльләнүчеләр яттан шигырьләр сөйли, җырлый, аларга бик сокланам. Күптән түгел Алексеевскида уздырылган «Балкыш» фестивалендә катнашып, җиңеп кайттылар. Бию һәм спорт буенча эшне җәелдерергә планнар бар. Рухланып йөргән көннәребез, – дип билгеләп узды әлеге мәдәният йортының директоры Ильмира Рәис кызы.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды Тинчуринлылар Столбище мәдәният йортында беренче тамаша куйды