90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Милли театраль мәктәптә белем эстәде

16 октябрьдә Казанда «Милли театраль мәктәп» Бөтенроссия белем бирү проектының дәресләре төгәлләнде. 40 катнашучы экспертлар белән бергә хәзерге заман театраль процессының проблемалары, театраль проектларны эшләү төзелеше һәм мәгълүмат кырында аларны тәкъдим итүдә нәтиҗәле ысуллар хакында сөйләште.

Өч көн дәвамында дәресләрдә катнашучылар үз проектларын булдыруда тырышлык куйды. Командаларның игътибар үзәгендә милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, тамашачылар аудиториясен киңәйтү, театраль инициативаларны тәкъдим итү булды.

Проектларны санап узабыз: «Әниләргә багышланган вакыт», «Антракт» дигән театр эчендәге креатив мәйданчык, «Мин – театр» мәдәни-белем бирү проекты, «Казан ханлыгы-2023» тарихи-мәдәни квест-фестивале , Яр Чаллы шәһәре театрлары буенча мәдәни-туристик маршрут, «Психологик ярдәм театры».

Әлеге белем бирү проекты Александринский театр тарафыннан Россиянең мәдәният министрлыгы һәм мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән оештырылды.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчуринлылар Милли театраль мәктәптә белем эстәде Тинчуринлылар Милли театраль мәктәптә белем эстәде
Тинчуринлылар Милли театраль мәктәптә белем эстәде Тинчуринлылар Милли театраль мәктәптә белем эстәде