90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Кабан күле буенда спектакль күрсәтте

Кичә, 24 нче август, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Кабан күле буенда, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уңаеннан, Казан халкына һәм килгән кунакларга “Али баба һәм өч карак” спектаклен тәкъдим итте. Кояшлы көн һәм күңелле спектакль тамашачыларыбызның ял көннәрен тагын да ямьләндереп җибәргәндер дигән теләктә калабыз.