90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Аксубай районында кунакта

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Аксубай районы Мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Алай түгел, болай ул” спектаклен тәкъдим итте. Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Камал улы Гилманов барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Аксубай халкына без дә, үз чиратыбызда, зур рәхмәтебезне белдерәбез.