90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринда — театраль квиз!

Тинчурин театрында беренче тапкыр театраль квиз узачак. Интеллектуаль чара театрыбызның 90 еллык юбилеена багышлана.

Квизда Тинчурин театрына бәйле кызыклы сораулар, яңа танышулар һәм шәп хис-кичерешләр булачак.

Ә җиңүчеләргә театрыбыз һәм партнерларыбыздан шәп бүләкләр тапшырылачак.

Кайчан: 13 февраль 16:00

Кайда: Тинчурин театры (Горький ур., 13)

Катнашу: бушлай

Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин

Командасы булмаган кеше аерым да теркәлә ала

Яшь чикләве: 16-35 яшь

Теркәлү сылтама аша: https://forms.gle/3jhhE1XDQ5ff62iAA

Әйдә, безгә — театраль квизга!

Тинчуринда — театраль квиз!
Тинчуринда — театраль квиз!