90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры нәни дусларын бәйрәм белән котлый

30 нчы май, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Халыкара балаларны яклау көне һәм Театр Елы уңаеннан, “Али баба һәм өч карак” спектакле белән Казан шәһәре яшьләр учреждениесе “Тәртибе кискен үзгәргән һәм яшүсмерләр өчен социаль реабилитация үзәге “Дуслык” та кунакта булды. Нәни дусларыбызга театр коллективы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Үзәктәге балалар спектакльне һәм бүләкләрне яратып кабул иттеләр һәм артистларыбызны кабат кунакка чакырып, рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.

IMG_6304 IMG_6346 IMG_6362 (1) IMG_6364 IMG_6386 IMG_6733