90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театр музеенда тематик күргәзмә!

7 нче май, 12 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына хәйрия спектакле күрсәтелде. Театр музеенда исә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.В.Чабатова тематик күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмә аеруча Апас районныннан килгән ветераннарыбыз күңеленә хуш килде. Чөнки сугыш башланган көннәрдә театрыбыз Апас районында гастрольдә булган.