90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театр музеена – Кәрим Тинчурин бинокле! (“Идел”, автор – Алсу Сәлахова)

15 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының рухи юлбашчысы – Кәрим Тинчуринның тууына 133 ел. Шул уңайдан, Тинчурин театры мәдәни чаралар оештыруын хәбәр иткән идек. Тинчурин каберенә чәчәкләр салудан тыш, бүген «Сүнмәс йолдыз яктысында» дип исемләнгән очрашу да узды.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:
– Театрыбызны Кәрим Тинчурин йорты итеп кабул итсәк иде, аның башлаган эшне бергә-бергә дәвам итеп, бер гаилә булып, шушы йортны алга илтсәк иде. Үзегез дә белеп торасыз, мәшһүр шәхесләребез китеп бара. Без аларның истәлеген, алар эшләгән эшләрне бервакытта да онытырга тиеш түгел. Тинчурин эшләгән эшләрне лаеклы дәрәҗәдә дәвам итсәк иде!

Кунаклар арасында Рабит Батулла да булды. Ул үзендәге архив материаллар белән уртаклашты һәм театр музеена Кәрим Тинчуринның биноклен тапшырды. Әлеге бинокльне Тинчурин хатыны Заһидә ханымга бүләк иткән булган.

Шулай ук Рабит Батулла Тинчурин фамилиясенең тарихы турында да мәгълүмат бирде:

– «Тенчурин» һәм «Тинчурин» фамилияләре турында күп язылды, ләкин белми калган кешеләр өчен бу мәгълүмат кызыклы тоелыр: ул «тын чура» сүзеннән алынган. «Чура» сүзе кол була торып та, ниндидер булдыклылыгы аркасында баеп киткән кешеләргә әйтелгән. Акчуриннар, Байчурин, Мичуриннар бар… Тинчурин фамилиясенең шундый тарихы бар. Документларда ул кайвакыт «Тенчурин» дип тә язылган. Репресиия корбаны булганга аның исемен театрга бирүдә зур кыенлыклар булган иде. Үземнең пьесалар җыентыгында сезнең театр артистлары фотолары да бар. Ул «Тинчурин исемендәге театр артистлары…» дип билгеләнгән иде. Шуны күргәч, Заһидә апа елады: Тинчурин театры бар икән, дип… Ул белеп китте моны…

Әлеге очрашуда Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры чыгыш ясады, Гүзәл Гаффарова һәм Илфак Хафизов тарафыннан Кәрим Тинчурин белән Заһидә ханым мәхәббәтен сәхнәләштергән өзеге күрсәтелде. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова алып барды. Театр бинасы эчендәге Тинчурин бюстына да шулай ук чәчәкләр салдылар.

Автор – Алсу Сәлахова;

Чыганак – “Идел” журналы, 15 сентябрь, 2020, http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/teatr-muzeena-krim-tinchurin-binokle