90 СЕЗОН

Яңалыклар

К.ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ КЕЧКЕНӘ ДУСЛАРЫНА СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТТЕ

15 һәм 16 нчы сентябрь “Татарстанның парк һәм скверлар көне” уңаеннан үткәрелгән чараларга Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз өлешен кертте. Бәйрәм хөрмәтенә, К.Тинчурин исемендәге сквер территориясендә кечкенә дусларына “Али баба һәм өч карак” спектаклен күрсәтте.