90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел!

1988 елның 19 маенда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин исеме бирелү хөрмәтенә театрда иҗади очрашу, экскурсия һәм дәрес уздырылды.

Истәлекле көнне билгеләп узу чаралары театр музеенда «Сүнмәс йолдыз яктысында» очрашуы белән башланып китте. Музей җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырган очрашуда театрның өлкән буын артистлары Әлфия Хәсәнова, Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина катнашты.

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина искә алганча, 1986 елда язучы Рабит Батулланы театрга баш режиссер итеп куйгач, театрга Тинчурин исемен бирү эше башланып китә.

«Рабит Батулла безне театр училищесында укытканда һәрвакыт Кәрим Тинчурин, аның хатыны Заһидә ханым турында гыйбрәтле хәлләр сөйли иде. Ул һәрвакыт Тинчурин исемен күтәрү, мирасын саклау, әсәрләрен сәхнәгә кую эшләре белән янып йөрде. «Әсәрләре һәр театрда куелган драматург исемендәге театр булырга тиеш», – дигәне гел колакта яңгырап тора. Дөресен әйткәндә, Рабит Батулла театрга Тинчурин исемен алып бирде. Аның бу зур эшен онытмасак иде», – дип сөйләде Гүзәл Гарәпшина.

Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова Рабит Батулланың театрга режиссер булып килгәч Тинчуринның «Хикмәтле доклад» әсәрен куюын искә төшерде.

«Рабит ага ике ел дәвамында Тинчурин исемен кайтару өчен зур тырышлык куйды. Ул елларда бу эш артыннан йөргән артистларны да онытмасак иде», –дигән теләген җиткерде Люция Галләмова.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов театрга Тинчурин исеме «Мәкәрҗәгә барган идек» спектаклен әзерләгәндә бирелүен ачык хәтерли.

«Рабит Батулла Илдар Юзеевның «Мәкәрҗәгә барган идек» пьесасын куеп йөри иде. Сәхнәдә репетиция ясаган вакытта безгә театрга Тинчурин исеме бирелүен хәбәр иттеләр. Сез ул чакта безнең ничек шатланганны белсәгез?! Исемле булу коллективыбыз өчен зур вакыйга  һәм киләчәккә зур юллар ачты», – дип чыгыш ясады Зөфәр Харисов.

Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов белән Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова бөек шәхесебез Тинчуринның исеменә лаек булып калып, мирасны онытмаска чакырды. Әлеге очрашу Тинчурин театрында иҗат ителгән «Картаямыни соң йөрәк?» җыры белән тәмамланды.

1988 елның 19 маенда театрга Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңае белән мәктәп укучылары өчен театрда «Театр яктылыкка, нурга илтә!» экскурсиясе оештырылды. Казанның 10 номерлы гимназиясе укучыларына экскурсияне музей җитәкчесе Розалия Чабатова үткәрде. Экскурсия вакытында укучылар Кәрим Тинчуринның иҗаты, тормыш юлы һәм театр тарихы белән танышты. Шулай ук артистларның грим бүлмәләрендә булдылар. Алар өчен театрның цехларында мастер-класслар да уздырылды.

Алга таба гимназия укучыларына язучы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес үткәрде. Дәрестә кунак буларак Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов та катнашты. Рабит Батулла театрда Тинчурин әсәрләрен куярга, аның мирасын сакларга чакырып, укучылар белән шундый дәресләр оешырганы өчен Розалия Чабатовага рәхмәтен белдерде.

Туфан Имаметдинов сүзләренчә, 15 сентябрь – Тинчуринның туган көненә – театрда «Хан кызы Турандык» әсәре премьерасы көтелә. Спектакльне Сәрдәр Таһировский куячак.

Рабит Батулла укучыларга Тинчурин әсәрләренең язылу тарихын, бүгенге көндә булган әһәмиятен сөйләп узды. Шулай ук театр музеена Тинчурин архивында сакланган фоторәсемнәр бүләк итте һәм театр җитәкчелегенә әдипнең мирасына игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел! Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел! Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел! Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел!
Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел! Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел! Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел! Театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә – 34 ел!