90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театраль перфоманс карарга килегез!

27 августта 20.00 cәгатьтә Казан Мэриясе бинасы балконнарында (Кремль ур., 3 йорт) «Казан тавышлары» / «Голоса Казани» театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Бер кичкә Казан Мэриясе балконнары театр сәхнәсенә әверелә.

Балконнардан Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге һәм Казанның яшь тамашачы театрларының әйдәп баручы артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак, талантлы җырчылар һәм музыкантлар музыкаль әсәрләр башкарачак.

Чыгышлар видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барачак: шәһәр шигърияте аклы-каралы картиналар аша тәкъдим ителәчәк.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, В.Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, К.Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Г.Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов, Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков, Череповец шәһәренең Камера театры артисты Игорь Горчаков; саксофончы Муса Маликов (Германия), Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, шулай ук яшь, талантлы җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов катнаша.