90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты. ТР Президентын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озатып йөрде.

Тантанада шулай ук Тинчурин театры директоры,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын театр ачылу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга соңгы визиты кысаларында бу масштаблы проектны хуплады. Театр «Мәдәниятне үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

«Чаллы – Россиянең зур шәһәре, биредә 500 мең кеше яши. Бу безнең илнең әйдәп баручы машина төзелеше үзәге. Ул яшәр өчен уңайлы һәм җайлы булырга тиеш. Бүген без искиткеч яңа театр ачабыз. Шәһәрлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты. Гомумән алганда, бу – илнең бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен зур вакыйга», – диде Татарстан Президенты.

«Мастеровые» рус драма театры 2020 елның октябрендә төзелә башлаган иде. 2 ел эчендә төзүчеләр тарафыннан гомуми мәйданы 13 мең квадрат метрдан артык булган 4 катлы бина төзелгән. Тамаша залы 500ләп кешене сыйдыра ала. Труппа һәм чакырылган артистлар өчен 100 урынлы репетиция залы каралган.

Бинада шулай ук сәхнә һәм залны технологик тәэмин итү бүлмәләре, административ-хуҗалык зоналары, тегү остаханәләре, кунак бүлмәсе, буфет, гардероб һ.б.лар каралган.

Чыганак: ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты
Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты Татарстан Президенты Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрын ачу тантанасында катнашты