90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның тууына — 85 ел

10 март 16.30да театрыбыз музеенда Хәлил Мәхмүтовның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылачак. «Яратам! Бетте- китте!» спектакле алдыннан Хәлил аганы хезмәттәшләре һәм якыннары искә алачак.

Хәлил Мәхмүтовның иҗат юлы 1966 елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт республика күчмә театрында башлана. Елдан-ел аның иҗади диапазоны киңәя, ул романтик, шулай ук кискен характерлы һәм фаҗигале образларны уңышлы башкара. Театрыбызда Хәлил Мәхмүтов 1966 елдан алып 2012 елга кадәр эшли.

Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның тууына — 85 ел
Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның тууына — 85 ел