90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова туган ягы Питрәч районында очрашуда булды

Театр елы уңаеннан оештырылган очрашуда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гөлназ Нәүмәтованы һәм килгән кунакларны Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Альберт Валерий улы һәм Мәдәният бүлеге җитәкчесе Фазылҗанов Азат Фирдинант улы сәламләде. Очрашу мәктәп укучыларының чыгышлары һәм Гөлназ ханым тарафыннан сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класс белән үрелеп барды. Якташларының талантлы артисткаларын яратуы һәм аның белән горурлануы әлеге матур һәм җылы очрашуда тагын да ачык чагылыш тапты.

8VyWjRf74wg aE5klRYkMd0 gyljV3-PaaY lT5UNsRQbX0 ORY8R0r28Ek snJkp0Guyxg