90 СЕЗОН

Яңалыклар

КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ ҮЗЕНЕҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ОЕШТЫРЫЛГАН МӘСКӘҮ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНДӘ ТАМАШАЧЫЛАРГА 3 СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Наилә ханым Акмаева котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Мәскәү тамашачысы белән очрашу безнең өчен зур шатлык» — дип белдерде. Беренче көнне гастрольләр Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» (реж. Р.Гарипова) белән башланып китте. Икенче көнне тамашачылар Илһам Галинең «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын тамаша кылды. Гастроль Мәскәү гастрольләре Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» (реж. Р.Заһидуллин) спектакле белән төгәлләнде.

Киләсе очрашуларга кадәр, Мәскәү каласы!