90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

4 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, “Үткән юлың данлы, театр!” дип аталган проект кысаларында, театр музеенда Сания Исмәгыйловага багышланган картиналар күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә ТАССРның 100 еллыгы һәм 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Татарстанның халык артисткасы, күпкырлы талант иясе Сания ханымга 4 март көнне 89 яшь тулган булыр иде. Музей җитәкчесе Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова тамашачыларга Сания Исмәгыйлева белән бәйле матур истәлекләрне яңартты, артистканың шигырьләр җыентыгыннан шигырьләр дә укыды.