90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тамашага сусау: Тинчурин театры ачык һавага чыкты (“Азатлык радиосы”, 06.08.2020)

Тинчурин театры пандемия башланганнан соң беренче мәртәбә тамаша күрсәтте. Ул ачык һавада, театрның ишегалдында узды, тамашачы бармакча һәм битлек киеп тамаша кылды. Бу шартларда артистлар үзләрен гастрольдә кебек хис итсә, тамашачы театрга бик сусадык дип сөйләде.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан башлап ун көн буена ачык һавада спектакльләр күрсәтә. Әлеге күренеш театр тарихында беренче мәртәбә, тамашалар эксперимент буларак куела. Пандемия сәбәпле Татарстанда театрлар март уртасында тамашачы өчен ябылган иде.

Автор – Алсу Әхмәт;
Чыганак – “Азатлык радиосы”, 06.08.2020;
Тулырак – https://www.azatliq.org/a/30769057.html