90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Сәхнә җәүһәрләре” фестивале!

17 һәм 18 нче февральдә, Казан шәһәренең “Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясе”ндә балаларның талантларын ачу, татар әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар телен саклау максатыннан, “Сәхнә җәүһәрләре” фестиваленең чираттагысы үтте.
Әлеге күркәм фестивальдә Тинчурин театры вәкилләре – Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова һәм баш администраторыбыз Зөлфия Бәшәрова катнашучыларның талантын бәяләде.