90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сүнмәс йолдыз яктысында!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музеенда тарихи-мәдәни экскурслар дәвам итә.
17 нче ноябрь “Сүнмәс йолдыз яктысында!” тарихи-мәдәни экскурсында театрның музей мөдире Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия ханым Миңнуллина тамашачыларны күренекле драматург Туфан Миңнуллинның театрыбызга бәйле иҗаты белән таныштырды.