90 СЕЗОН

Яңалыклар

Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды

Бүген, 28 майда, Лаеш районының Столбищи авылында бәйрәм – күп функцияле  мәдәният үзәге ачылды. Әлеге бина  төзелеп беткәнне ике ел көткәннәр. Ул иҗат өчен өстәмә заманча функциональ  бүлмәләр, тамашалар залы һәм яңа сыйфат стандартларына туры килүче күләмле мәдәни чаралар уздыру мәйданчыгыннан тора. Тантаналы чараны Әмир Әхмәдишин алып барды.

«Тирә-якны әкренләп яхшыртабыз, уңайлы шартлар тудырабыз. Моңа кадәр эшләп килгән бина яраксыз дип табылгач, авылыбыз халкының мәдәният һәм сәнгать белән шөгыльләнер урыны калмады. Бик озак көттек, һәм ниһаять, теләгебез тормышка ашты. Чын күңелдән әлеге бинаны төзүгә үз өлешен кертүчеләргә һәм аеруча Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләремне җиткерәм», – дип сөйләде Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов.

«Килешәсездер, киң колачлы илебезнең һәр төбәгендә яшәүче кешеләр өчен дә мәдәният йорты зур әһәмияткә ия, һәркемнең күңеле аңа тартылып тора. Биредә һәрдаим буыннар алмашы, рух күтәренкелеге күзәтелә.  Мәдәният – ул күңел халәте, үзенчәлекле өлкә. Бергәләп Россиянең данын еракларга таратырбыз. Каршыбызда менә дигән мәдәният йорты! Анда һәрчак шатлыклы авазлар гына яңгырап торсын иде. Балалар өчен сәләтләрен үстерергә, хыялларын тормышка ашырырга, иң зәвыклы һәм иң зыялы булырга барлык шартлар да тудырылган. Кадерле балалар, каникуллар якынлашуы белән котлыйм сезне!» –  дип сәламләде  Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Столбищенский» авыл  мәдәният йорты җитәкчесе Ильмира Мөсәгыйтованы котлап, аңа Президент Р.Миңнехановтан оешманың материаль-техник базасын ныгыту өчен сертификат бирделәр. Шулай ук көчле алкышлар астында мәдәният дөньясы ишекләрен ачып керергә символик ачкыч тапшырылды.  «Бу көнне түземсезлек белән көттек, хәзер иң кыю планнарыбызны тормышка ашырып, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык мөмкинлекләребез бар. Авыл халкы бик актив, һәрберсен  якын итәм», – диде И.Мөсәгыйтова.

Бинага килеп керешкә бәйрәм рухын Ильяс Камал җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры оркестры тудырды.

 

Тинчурин театры матбугат үзәге

Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды
Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды Столбище авылында мәдәният йорты ачылу тантанасы булды