90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Журналистика мәктәбе»нең икенче дәресе узды

6 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Журналистика мәктәбе»нең икенче дәресе узды. Проект катнашучылары XV «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында «Ашина» спектаклен карады, шулай ук Россиянең әйдәп баручы тәнкыйтьчеләре белән спектакль буенча фикер алышуда катнашты.

Искәртеп узыйк, 4-7 декабрьдә «Журналистика мәктәбе» катнашучылары фестивальнең белем бирү программасында: «Заманча театрда тамашачы роле», «Заманча балалар театры. Яңа текстлар. Яңа формалар», «Яшь һәм яңа режиссура», «Заманча хатын-кыз. Заманча театр» лекцияләрен тыңлады.

«Журналистика мәктәбе»нең икенче дәресе узды
«Журналистика мәктәбе»нең икенче дәресе узды