90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 4 нче мартта, ТАССРның халык артисткасы Сания Исмәгыйлеваның туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 90 яшь тулган булыр иде…
Сания Исмәгыйлева 1931 нче елның 4 нче мартында Татарстан Республикасының Алексеевск районы Коры Кернәле авылында туа. 1951 нче елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт юлын башлый. Театрда 35 ел эшләү дәверендә ул Суфия (Т.Миңнуллин «Кырларым, тугайларым»), Сәхилә карчык (Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»), Гыйльми (М.Гафури «Кара йөзләр»), Мәгыйшә (Г.Ахунов «Хәзинә»), Гөлниса (Т.Гыйззәт «Ташкыннар»), Шәмсия (С.Шәкүров «Саф күңелгә тап төшми») һәм башка кабатланмаган бизәкләр белән сугарылган 70 ләп образ иҗат итте.
Сания Исмәгыйлева 2015 нче елның 24 нче июнендә вафат булды. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артисткабызның рухы шат булсын! Яраткан артисткабызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…