90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 12 нче сентябрьдә, ТАССРның атказанган артисткасы Латыйпова Назлыгөл Котдус кызының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 97 яшь тулган булыр иде…
Назлыгөл Латыйпова 1924 нче елның 12 нче сентябрендә Әтнә районы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Театрыбызда 1959-1979 нчы елларда хезмәт куя һәм Галиябану (М.Фәйзи “Галиябану”), Нәсимә (Ш.Камал “Хаҗи әфәнде өйләнә”), Шаһидә (Н.Әсәнбаев “Күктән төшкән бәхет”) кебек 70 тән артык образ тудыра, тамашачы күңелен яулый.
Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Назлыгөл Котдус кызы Нуруллинаның рухы шат булсын! Яраткан артисткабызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…