90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез…

Бүген, 9 нчы майда, ТАССРның халык артисты Нуруллин Гата Исай улының туган көне. Әгәр исән булса, аңа 98 яшь тулган булыр иде…
Гата Нуруллин 1923 нче елның 9 нчы маенда Лаеш районы Мишә Тамагы авылында туа. 1949 нчы елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика күчмә театрына эшкә чакырыла. 1959-1965 елларда Әстерхан татар театрында хезмәт куя. 1965-1989 елларда кабат Республика күчмә – бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. Биредә эшләү дәверендә Г.Нуруллин Алиш (Р.Ишморат «Үлмәс җыр»), Гайфулла (М.Гафури «Кара йөзләр»), Нариман (Т.Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш»), Нури (Ю.Әминов «Өти балак»), Казый (Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»), Хәмзин (И.Юзеев «Сандугачлар килгән безгә») һәм башка кабатланмас рольләре белән тамашачы күңелен яулады.
Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Гата Исай улы Нуруллинның рухы шат булсын! Яраткан артистыбызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…