90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, хәтерлибез, юксынабыз!!!

31 нче август – Айгөл Җәүдәт кызы Әхмәтованың туган көне. Әгәр исән булса, аңа 38 яшь тулган булыр иде…
Айгөл Җәүдәт кызы 2010 нчы елның 23 нче августында арабыздан китеп барды.
Төп рольләре: Маһинур (“Гайфи бабай, өйлән давай!”, Г.Зәйнашева), Сәлви (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт), Хәмидә (“Ай булмаса – йолдыз бар”, Т.Миңнуллин), Гөлүзә (“Өти балак Гөлүзә”, Ю.Әминев), Мөршидә (“Сакла, шартламасын!”, К.Тинчурин) һ.б.
Айгөл Әхмәтованы бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…