90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ренат Шәмсетдинов Тинчурин театрында 50 яшен билгеләп үтәчәк


18 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» бенефис-спектаклен тәкъдим итә. Спектакль алдыннан халык мәхәббәтен казанган талантлы артистыбызны тәбрикләү булачак. Әлеге чарага хезмәттәшләре, татар театрлары вәкилләре, якташларының килүе көтелә.

Ренат Габдрахман улы Шәмсетдинов Тинчурин театрында 1991 елдан бирле эшли. Төрле пландагы комик, драматик, социаль характердагы рольләрне башкару остасы. Тамашачылар аеруча ул гәүдәләндергән «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»тагы Әфләтүнен, «Гөлшаян»да Фәйзелкәбир образын, «Гашыйклар тавы» спектаклендәге Мирсәетен яратты. Күптән түгел театр сөючеләрне яңа рольләре белән сөендерде – «Беренче театр» спектаклендә Хәмзә байны, «Ал яулык, зәңгәр шәл»дә Нәҗипне уйнады. Ренат Шәмсетдиновның татар кино сәнгатен үстерүдә керткән өлеше дә зур. Юбилярыбызны котлау чарасына рәхим итегез!

Тинчурин театры матбугат хезмәте