90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез!!!

Бүген, 17 нче июльдә, Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 66 яшь тулган булыр иде… Тәслимә ханым 2018 нче елның 13 нче октябрендә арабыздан китеп барды. Ул башкарган санап бетергесез рольләр халык хәтереннән югалырлык түгел. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артисткабызның рухы шат булсын! Тәслимә ханымны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз…

Төп рольләре: Ф.Г. Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба, Т.Миңнуллинның «Саташу»ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Н.Гыйматдинованың «Сихерче»сендә Убыр, С.Шәкуровның «Сөяркә» спектаклендә Тәслимә, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату» спектаклендә Рабига һ.б.

Untitled-1212 DSC_0077 IMG_73681 IMG_6459