90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Полиционер” спектаклен тәнкыйтьчеләр карады!

27 нче апрель, 18:30 сәгатьтә, театр тәнкыйтьчеләре И.Зәйниев әсәре буенча куелган “Полиционер” спектаклен тамаша кылды. Ул Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында күрсәтелде. Театр белгечләре спектакльдән канәгать калдылар һәм иҗат төркеменә үз фикерләрен җиткерделәр.