90 СЕЗОН

Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 18 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор РӘШИД МУЛЛАГАЛИ УЛЫ ЗАҺИДУЛЛИННЫҢ туган көне.
Хөрмәтле Рәшид Муллагалиевич, гомер бәйрәмегез котлы булсын! Тупланган тормыш тәҗрибәгез һәм зирәклегегез Сезгә тагын да югарырак үрләргә ирешергә ярдәм итсен! Ныклы сәламәтлек, саекмас илһам, уңышлар һәрдаим юлдашыгыз булсын! Максатларыгызның тормышка ашуын, тамашачыларыбызны яңадан-яңа спектакльләр белән тагын да сөендереп торуыгызны, театрыбызны яңа үрләргә күтәрүегезне теләп калабыз!