90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Нәүрүз” фестивале: Тинчурин театрында булачак спектакльләр!

Тиздән Казанда Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале башлана. Фестиваль көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 4 үзенчәлекле спектакль: 7 нче июнь, 12.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә, “Сәйдәш. Йокысызлык”; 9 нчы июнь, 18.30 сәгатьтә, Буа дәүләт сатира театры “Шобага”; 10 нчы июнь, 18.30 сәгатьтә, Алтай Республикасының П.В.Кучияк исемендәге милли драма театры “Бишек”; 11 нче июнь, 18.30 сәгатьтә, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе “Хуҗа Насретдин” музыкаль комедиясен күрсәтәчәк! Спектакльләрне күрми калмагыз! Билетлар сатуда!