90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында яңалык

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яраткан тамашачыларының теләкләрен исәпкә алып, нәни кунакларыбыз өчен махсус уен мәйданчыгы ачты. Биредә балалар өчен уенчыклар, буягычлар, китаплар һәм башка матур экспонатлар урнаштырылган. Спектакль барышында балалар уен мәйданчыгында тәрбияче карамагында кала ала.