90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина балалар бакчасында кунакта

18 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның халык артисткасы Ләлә ханым Миңнуллина һәм театрның музей мөдире Розалия ханым Чабатова Казанның 144 нче номерлы балалар бакчасында театр елына багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Бәйрәм башланыр алдыннан бакча тормышы белән танышып уздылар, балалар белән җылы аралашу аеруча күңелле булды. Бәйрәмдә балаларның матур итеп татар телендә чыгыш ясаулары бигрәк тә сөендерде.