90 СЕЗОН

Яңалыклар

Наил Шәйхетдиновны искә алдылар!

Бүген Самосырово бистәсе янындагы мөселман зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберен зиярәт кылдылар. Якыннары, хезмәттәшләре күренекле сәхнә остасын искә алды, рухына дога кылды. Әлеге чара аның туган көне уңаеннан оештырылды. 1 нче март Наил Шәйхетдиновка 80 яшь тулган булыр иде.