90 СЕЗОН

Яңалыклар

Наил Шәйхетдиновны искә алдылар!

2 нче март, Кәрим Тинчурин исемендәте Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Ләлә Миңнуллина, Зөфәр Харисов, Әлфия Хәсәнова, Илфак Хафизов тамашачылар белән бергә күренекле артистыбыз Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов турындагы якты хәтирәләрен яңартты. Соңыннан тамашачыларыбызга “Эх, алмагачлары!” спектакле күрсәтелде. Әлеге спектакльдәге Салих бабай мәшһүр артистыбызның соңгы роле булды.