90 СЕЗОН

Яңалыклар

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА ЮБИЛЕЕНА АЛТЫН СӘГАТЬ БҮЛӘК ИТТЕ («ШӘҺРИ КАЗАН» 22.12.18, АВТОР — АЛИСӘ ШӘРӘФИЕВА)

Минтимер Шәймиев Исламия Мәхмүтова юбилеена алтын сәгать бүләк итте

Кичә, 22 декабрь көнне, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова Тинчурин театрында зурлап юбилеен билгеләп үтте.

Актриса тамашачыларга үзе язган “Син бит минем бергенәм” пьесасын тәкъдим итте. Пьеса алдан да озак еллар Тинчурин театрында барган иде инде. Спектакльнең режиссеры да Исламия апа үзе.

-Спектакльне туган көнемдә үк үткәрергә тәкъдим иткәннәр иде. Оныгым Ришатның армиядән кайтканын көттем. “Әнинең юбилеенда да булмадым, дәү әни, синекенә кайтам инде, мине көт” диде ул, — ди Исламия Мәхмүтова.

Спектакльдән соң яңа гына армиядән кайткан оныгы аны юбилее белән үзе котлады.

Татарстан Республикасы Дүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова актрисага “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын, алтын сәгатен тапшырды.

«Шәһри Казан» газетасы, автор: Алисә Шәрәфиева, 22 декабрь 2018 — 11:25

Фото — «Татар информ»/ Салават Камалетдинов