90 СЕЗОН

Яңалыклар

Март аена афиша!

Тинчурин театрын сөюче дусларыбыз! Сезнең хозурыгызга март аеның афишасын тәкъдим итәбез. Яз аенда табигать кенә яшәрми, театрыбызның үз стиле дә яңара. Игътибар иткәнсездер, афишабыз яңа стильдә чыга башлады һәм ул шәмәхә, фирүзә, күксел төсләр белән бизәлгән. Афишадан күңелегезгә хуш килгән, яраткан артистларыгыз уйнаган спектакльне сайлагыз да, безгә рәхим итегез!
Очрашу урыны – Тинчурин театры!!!
P.S. Тамашачыларыбыз, Сезнең өчен тагын бер яңалык – тиздән яңа сайтыбыз да эшли башлаячак. Безнең белән булыгыз.
#очрашуурынытинчуринтеатры

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/