90 СЕЗОН

Яңалыклар

Коллегалары Ләлә Миңнуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлады

Тинчуринда актриса Ләлә Миңнуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар

Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллинаны театр коллективы юбилее белән тәбрикләде. Татарстан Республикасының халык артисткасы Ләлә Миңнуллина 21 августта түгәрәк датасын билгеләп узды – аңа 70 яшь тулды. Ләлә Рафаил кызы тормышын сәхнәгә багышлаган талантлы, үтә тырыш шәхес, бүгенге көндә дә хисләре ташып, иҗатка ашкынып тора. Күптән түгел тамашачылар бик яратып кабул иткән «Хыялый» спектаклендә уйнады.

«Хыялый» спектакле башланыр алдыннан Ләлә Миңнуллинаны күркәм бәйрәме белән котлар өчен сәхнә тутырып хезмәттәшләре чыкты.

«Менә шундый чәчәкләргә бай, мул уңышлы, көзгә якынлашып килүче айда дөньяга килгән безнең Ләлә апабыз. Нинди генә рольгә алынмасын, ул аны җиренә җиткереп башкара. Сәхнәгә чыккан мизгелдән үк, үзенә генә хас энергиясе белән игътибарны җәлеп итеп, үзе курчак кебек кенә булса да, бөтен сәхнәне тутырып тора.  Тыйнак, мөлаем, нечкә күңелле, әлеге артисткабызның бик күп яхшы сыйфатларын санап узарга мөмкин булыр иде. Һәрчак күңелен, җанын-тәнен биреп иҗат итә. Ләлә ханым, Сезгә ныклы сәламәтлек телим, күкләрегез гел аяз булсын. Озын-озак яшәргә, алга таба да безнең белән бергәләп яңадан-яңа иҗади үрләрне  яулап, шатлыкларны уртаклашырга язсын. Котлауларыбызны да иҗади рәвештә ирештерәбез – Сезгә багышлап шигырьләр яздык, җырлар да бүләк итәбез», – дип ихлас теләкләрен җиткерде Тинчурин театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та юбилярыбызны котлап изге теләкләрен әйтте. Ләлә Миңнуллина үзе белән ничә дистә еллар буена иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде. Арабыздан китеп барганнарны да олылап, искә алып узды. «Иң зур рәхмәтем сезгә, кадерле тамашпчыларыбыз, сез булмасагыз театр да, без дә юк, сез бит безнең терәгебез, ныклы  таянычыбыз. Сезнең өчен иҗат итәбез, кайбер спектакльләребез күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин, безне гафу итә белүегез өчен олы рәхмәт», – дип яшь аралаш күңел түрендә йөрткән фикерен җиткерде Ләлә Рафаил кызы.