90 СЕЗОН

Яңалыклар

Люция Галләмова: “Икесе дә бик талантлы иде, халык бик яратты!”

1 нче декабрь Тинчурин театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованы искә алдылар.
Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова: “Исламия Мәхмүтова дисәң – Ясминә образы, Ясминә дисәң – Исламия апа күз алдына килә. Алар икесе аерылгысыз иде. Ясминә җырын Исламия апа кебек берәү дә башкара алмый!”.
Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова: “Исламия апа да, Хәлил абый да бик кунакчыл кешеләр иде. Килеп керүгә үк – чәй табыны әзерлиләр иде. Икесе дә бик талантлы иде, халык бик яратты! Хәзер аларның эшен кызлары дәвам итә”.
Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина да Исламия апа белән Хәлил абыйны җылы хатирәләр белән искә алды. “Алар икесе дә бүген театрыбызга җитми. Без аларны сагынабыз”, – дип олы шәхесләребезне юксынуын белдерде.