90 СЕЗОН

Яңалыклар

К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте

Тинчурин театрының «Гомер буе сине көтәм» спектаклен Зәй районында уйнау “Пушкин картасы” проекты кысаларында узды.

Яшьләрдә мәдәният белән кызыксыну, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт уятуда актив ярдәм итәчәк әлеге проект кысаларында Зәйдә “Гомер буе сине көтәм” тамашасы зур уңыш белән узды. Спектакльне карарга Пушкин картасы белән мәктәп укучылары да килде. Чөнки әлеге спектакль яшьләрдә тугрылык, намус, җаваплылык сыйфатларын тәрбияли.

Мавыгып спектакль караган мәктәп укучылары артистларны алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торды.

Билгеләп узыйк, “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру өчен Тинчурин театры һәр атна Казан һәм Татарстан районнарындагы уку йортларында спектакльләр күрсәтә.

Узган елның 1 нче сентябреннән яшьләр арасында Россия күләм мәдәни чараларны популярлаштыру максатыннан тормышка ашырылган “Пушкин картасы” Бөтенроссия мәдәни программасы старт алды. 5000 сумлык бу уникаль картаны “Госуслуги. Мәдәният” мобиль кушымтасы яки “Почта банк” аша 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте
К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Зәйдә спектакль күрсәтте