90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсе

Драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан театр музее оештырган проект – «Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсен дәвам итәбез.

4.Кәрим Тинчуринның күн папкасы һәм эш кәгазьләре.

Әлеге күн папкасында Кәрим Тинчурин эш кәгазьләрен салып йөрткән. Фотосурәттә күрсәтелгән эш кәгазе бик кызыклы. Аның һәр битендә
«Главный режиссер Государственного Татарского Академического Театра К.А.Тенчурин. 1927 г. Служебная записка» дип язылган. Шулай ук бу язу тексты гарәп графикасы белән дә күрсәтелгән. Кәрим Тинчурин әлеге блокнот битләренә иң мөһим уй-фикерләрен төшергән.

5.Бинокль.

Әлеге затлы бинокльне Кәрим Тинчурин сөекле хатыны Заһидә ханыма сатып алган. Заһидә ханым бүләкне бик яратып кабул иткән, спектакльләр караганда бинокльне еш кулланган. Бүгенге көндә әлеге экспонат театрга килгән тамашачылар, туристларда да зур кызыксыну уята.

6. Кәрим Тинчуринның күн портфеле.

Кәрим Тинчурин бу зур портфельне бик яраткан, һәрвакыт үзе белән йөрткән. Аның бик затлы портфель булганлыгы күренеп тора. Әлеге портфель иҗат кәгазьләрен, әсәрләрне тутырып йөртү өчен бик уңайлы булган.

Спектакльләребезгә һәм музейга рәхим итегез!

«Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсе «Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсе
«Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсе «Кәрим Тинчурин ядъкәрләре» сәхифәсе