90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин фестивале: 1 нче көн!

КӘРИМ ТИНЧУРИН ФЕСТИВАЛЕ: 1 КӨН

15 нче сентябрь – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин туган көндә, театрыбызның 88 нче яңа сезоны һәм бөек әдип исемендәге театр фестивале ачылды. Шул уңайдан, күп чаралар узды.
10.00 – театр коллективы, традиция буенча, Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды, чарада катнашучылар белән бергәләп, аның рухына дога кылды.
11.00 – Татмедианың конференцияләр залында, фестивальне оештыручылар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән берлектә, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале башлануга багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә фестивальнең программасына, максат-бурычларына кагылышлы эшлекле сөйләшү булды.
14.00 – Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең үзенчәлекле бер юнәлеше буларак, театр музеенда рус язучысы, драматург һәм шагыйрь Дмитрий Данилов белән “Из прозаиков в драматургии: опыт успешного дебюта” дигән темага кызыклы очрашу үтте. Очрашуда театр артистлары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, студентлар катнашты. Чараны театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов алып барды. Мондый очрашулар фестиваль барышында даими булачак.
16.00 – “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, фестиваль кысаларында, Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” драмасын тәкъдим итте. Легендар җырчы турындагы спектакль берәүне дә битараф калдырмады. Соңыннан, артистлар һәм танылган театр тәнкытьчеләре белән фикер алышу булды.
18.30 – Кәрим Тинчурин театры 88 нче яңа сезонын һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивален рәсми рәвештә ачып җибәрде. Тантанада театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Фестивальнең уңышлы һәм кызыклы үтүен теләде. Күренекле язучы Рабит Батулла исә, шушы истәлекле көндә, Кәрим Тинчурин белән бәйле кыйммәтле документларны театр музеена тапшырды.
Кадерле тамашачыларыбыз! Фестивалебез дәвам итә. Сезне спектакльләргә һәм кызыклы тематик очрашуларга көтеп калабыз!