90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин театры инвалидлар декадасына хәйрия спектакльләре күрсәтә

«Ярдәм-Помощь» илкүләм хәйрия фонды ярдәмендә тернәкләнүчеләр Тинчурин театрында «Полиционер» спектаклен карады. Әлеге музыкаль комедиянең премьерасы 2020 нче елның 19 нчы ноябрендә булган иде. Спектакльнең сюжеты да үзенчәлекле. Биредә вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль комедиядә төп герой Идеалга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә. Театрның файдасы шунда ки: тернәкләнүчеләр спектакльдә геройлар кичергән хис-тойгылар белән яшәп үз проблемаларын оныталар, ә кайбер мизгелләрдә исә тормышкача бөтенләй башкача карый башлыйлар, дип белдерделәр “Ярдәм-Помощь» фондында. Фонд тарафыннан  театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтовка рәхмәт хаты тапшырылды, хезмәттәшлегебез  киләчәктә дә шундый уңай нәтиҗәләр бирсен!

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Кәрим Тинчурин театры инвалидлар декадасына хәйрия спектакльләре күрсәтә Кәрим Тинчурин театры инвалидлар декадасына хәйрия спектакльләре күрсәтә Кәрим Тинчурин театры инвалидлар декадасына хәйрия спектакльләре күрсәтә Кәрим Тинчурин театры инвалидлар декадасына хәйрия спектакльләре күрсәтә