90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты

15 сентябрьдә Казанда татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 136 ел тулуы билгеләп үтелде. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә бөек драматург җирләнгән Архангел зиратында искә алу чарасын оештырды.

Әлеге чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның Композиторлар берлеге референты Илнар Фәйзетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов катнашты. Айморат хәзрәт Хаҗиев вәгазь сөйләде, К.Тинчурин рухына дога кылды. Кунаклар К.Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салды.

«Кәрим ага кыска гына гомерендә шуның кадәр әсәрләр тудырган һәм, Пушкин әйтмешли, үзенә һәйкәл «кордырган». Без аны бер дә онытмыйбыз!» — диде Фәнис Мөсәгыйтов.

«Кәрим Тинчурин мирасы — ул яңалыкка да омтылу. Һәм бу, Аллаһка шөкер, театрның бер билгесе булып тора», — дип искәртте Айрат Фәйзрахманов.

Күренекле драматургны аның исемен йөрткән Кәрим Тинчурин паркында да искә алдылар, аның  истәлегенә куелган бюстка чәчәкләр салдылар. Кунаклар театр тарихы, аның хәзерге чоры турында фикерләре белән уртаклашты.

«Мине Тинчурин театры артистларының татар теленә булган мәхәббәте, телнең барлык нечкәлекләрен аңлап сөйләүләре таң калдыра. Биредә рус мәктәбендә укыган артистлар да, татар телен яхшы дәрәҗәдә өйрәнмичә, сәхнәгә чыкмый. Минемчә, Тинчурин театры башка театрлардан нәкъ шушы ягы белән аерылып тора. Киләчәктә дә театрга үз кыйбласыннан тайпылмаска, тамашачылар белән бердәм булып, тагын озак еллар татар мәдәниятына хезмәт итүен теләп калам», – дип билгеләде Әлфәт Закирҗанов.

Кәрим Тинчуринның туган көнендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 нчы юбилей сезонын ачты. Фойеда тамашачыларны Тинчурин театры оркестры каршы алды. Сезон Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән ачылды.

Исегезгә төшерәбез, «Идегәй» спектакленең премьерасы 2023 елның 26 гыйнварында узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елны Милли дастаннар елы дип игълан итүе әлеге теманың әһәмиятен ассызыклады.

«Идегәй» спектакле театр фестивальләрендә дә бүләкләнергә өлгерде. Туктамыш хан ролен башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә  «Тантана» Республика театр премиясенә лаек булды.

Спектакль үзе төрки халыкларның «Нәүрүз»  Халыкара театр фестивале дипломанты булды һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum2023» Халыкара икътисади форумының мәдәни программасына керде.

«Алтын битлек» премиясе эксперты, театр тәнкыйтьчесе Екатерина Морозова, «Идегәй» спектаклен бәяләгәндә, режиссер Туфан Имаметдиновның постановкасы «Нәүрүз»дә иң уңышлы һәм иң кызыклыларның берсе булуын билгеләп үтте.

Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты
Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты Кәрим Тинчурин театры, бөек драматургны искә алып, юбилей сезонын ачты