90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин театрында премьера: драма әллә комедия?.. (Автор – Гүзәл Закирова, Чыганак – «Ялкын»)

2019нчы ел Кәрим Тинчурин театры өчен никадәр катлаулы һәм сынаулы ел булмасын, алар бу елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендерүдән туктамадылар һәм 2019нчы елның азагы – 2020нче елның башын бәйләп торучы “Һәлакәткә бер адым” спектакле дә шундыйлардан иде.

Әлеге спектакль Зөлфәт Хәким әсәренә нигезләнгән. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, художник –  Сергей Скоморохов, композитор –  Риф Әхмәтов.

Спектакльнең беренче мизгелләреннән күзгә декорацияләрнең төгәллеге һәм уйланылганлыгы ташлана, һәм спектакль барышында һәрбер декор предметының никадәр урынлы, төгәл сайланганлыгын аңлый башлыйсың.

Постановканың башыннан азагына чаклы тамашачыны музыка ияртеп бара, ул спектакльнең аеруча драматик моментларын төгәлләштерә төшә, геройларның аерым  сүзләрен ассызыклый, басым ясый. Спектакль барышында музыка шулкадәр табигый агыла, кайвакыт син аны ишетми дә башлыйсың, тик ул һаман бар, бары билгеле бер киеренкелек арткан мизгелләрдә тамашачыга комачау итмәс өчен тына төшә сыман.

Тинчурин театры артисларына, билгеле, тел-теш тидерерлек түгел, тик бу спектакльдә бар әйберне акларга сәләтле мин дә аерым мизгелләрдә каушап калдым һәм үземне ничек тотарга белмәдем. Кирәгеннән артык кычкырып сөйләшүләр, Галия ролендәге Гөлназ Нәүмәтованың түгәрәк саннар тәэссиреннән чинау, ә кайвакыт исә, бөтенләй ультратавышка күчүе спектакльнең табигый агышын боза сыман тоелды. Син чинауны гына ишетәсең, ә башкасы күз-колак һәм аң уңыннан игътибарсыз китә. Мин моны үземчә акларга тырышып та карадым, имеш, геройның портретын тирәнрәк ачу ысулы…Һәм, бәлки, чыннан да, бу психологик алым булгандыр.

Ә менә Әскәр ролендәге Харис Хөснетдинов бик ошады. Бар да төгәл, уйланылган, артык каударлануларсыз. Ышандыра. Мисхәтнең акчалардан тулаем баш тартуын белгәч, акча өчен җанын сатарга әзер булган Әскәрнең дә югалып калуы һәм “әйдә, һичьюгы урталай бүлик” диюе тетрәтә, хәтта, күпмедер аңышмый торасың. Тик бу мизгелдә залда утыручы күпчелек халыкның реакциясе мине куркуга салды. Әскәр “әйдә, һичьюгы урталай бүлик” диюгә (бу бит коточкыч драматик мизгел, тамашачы күз алдында акча корты булып формалаша барган Әскәрнең кинәт башка төрле ачыла башлавы), халык кычкырып көлә башлады. Халык көлә, ә мин як-ягыма каранам: мин нинди спектакльдә утырам соң? Драма дип уйланылган спектакль күпчелек халык өчен комедиягә әйләнә бара түгелме соң?..

Бу бер тапкыр гына булса, мин, мөгаен, игътибар итмәгән дә булыр идем, әмма, спектакль барышында мондый мизгелләр, ягъни киеренкелек артып, тын каласы чакта халыкның шаркылдап көлеп җибәрүләре шулкадәр күп булды ки, азакта күңелдә бер уй калыкты: шундый мизгелләрдә артислар ни кичерә икән?..

Автор – Гүзәл Закирова,

Чыганак – «Ялкын»

http://yalkyn.ru/news/bu-tema/krim-tinchurin-teatrynda-prembera-drama-ll-komediya