90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин театрында бәйрәм рухы!

Бүген Кәрим Тинчурин театрында көне буе бәйрәм рухы хөкем сөрде. Ир-егетләребез театрыбызның барлык гүзәл затларын язның тәүге бәйрәме – якынлашып килүче 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бәйрәм җыр-биюләр, шаярулар, матур теләкләр белән үрелеп барды.