90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “Нәгыймә”!

Хөрмәтле тамашачылар! 18 нче сентябрь, 17.00 сәгатьтә, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Ркаил Зәйдулланың “Нәгыймә” драмасын тәкъдим итә. Спектакль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында була. Режиссеры – Рөстәм Галиев. Яшь чикләве – 12+

Бөек кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов аналар язмышына багышлап күпме гаҗәеп әсәрләр иҗат иткән. Алар барсы да әнисе – татар хатыны Нәгыймә образы аркылы үткәннәр. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган “Нәгыймә” спектаклен дә театр Нәгыймә Айтматованың язмышына, яшәешенә багышлый.