90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектаклен тәкъдим итте!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Фестиваль кысаларында, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов поэзиясе буенча куелган “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Берәүне дә битараф калдырмаган әлеге спектакль алдыннан ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тамашачылар алдында күренекле шагыйрь хакындагы хәтирәләрен яңартты.