90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчуринны искә алу көне «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән тәмамланды (“Татар-информ”, автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Көн дәвамында күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 133 еллыгы уңаеннан искә алу чаралары үтте.

Тинчурин театры коллективы 15 сентябрь көнен Кәрим Тинчурин истәлегенә багышладылар. Көн дәвамында күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 133 еллыгы уңаеннан искә алу чаралары үтте.

Артистлар традиция буенча Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга — Архангел зиратына чәчәкләр салырга килгәннәр. Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев әдип белән бәйле фикерләрен уртаклашканнар.

Биредә Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов тарафыннан Кәрим ага рухына дога кылынган.

Кәрим Тинчуринны искә алу көне театр музеенда дәвам итә. Коллектив халык язучысы Рабит Батулла белән очраша. Рабит Батулла Кәрим Тинчурин һәм аның хатыны Заһидә апага бәйле хатирәләр белән уртаклаша.

Рабит Батулла театр музеена уникаль экспонат — Заһидә ханымга Кәрим Тинчурин тарафыннан бүләк ителгән театр биноклен тапшырган.

Казанның өч татар театр артистлары катнашындагы өстәл теннисы һәм шашка уеннары ярышы да Кәрим Тинчурин истәлегенә багышланган. Уеннарда Камал театры артистлары Хәлим Җәләй, Алмаз Гәрәев, Кариев театры артисты Рузанна Хәбибуллина, Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Лилия Камалиева, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов һәм башкалар катнашкан.

Кичке спектакль алдыннан тамашачы алдында фойеда Ильяс Камал җитәкләгән театр оркестры чыгыш ясады. Театр артистлары тамашачыны чәй белән сыйлады.

Кичке спектакль буларак тамашачыга Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектакле тәкъдим ителде. Спектакль 2013 елда сәхнәләштерелгән. «Сүнгән йолдызлар» — театр режиссеры Резеда Гарипованың әлеге театрдагы беренче эшләреннән. Бу спектакльне карарга «Сүнгән йолдызлар»ның классик куелышын үз иткән өлкән яшьтәге тамашачы килгән иде.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;

Фотограф – Салават Камалетдинов;

Чыганак – “Татар-информ”, 16.09.2020,  https://tatar-inform.tatar/news/culture/16-09-2020/k-rim-tinchurinny-isk-alu-k-ne-s-ng-n-yoldyzlar-spektakle-bel-n-t-mamlandy-5771812