90 СЕЗОН

Яңалыклар

Күмәк укуларның өченче чарасы узачак

26 гыйнвар 13.00 сәгатьтә Тинчурин театрында күмәк укуларның өченче чарасы узачак. Анда Хәбир Ибраһим һәм Альберт Хәсәновның 2 бүлектәге «Данәгөл» романтик драмасы тәкъдим ителәчәк. Әсәрне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина укыячак.

Керү ирекле.

Искәртеп узабыз, күмәк укулар милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында үткәрелә.

Күмәк укуларның өченче чарасы узачак
Күмәк укуларның өченче чарасы узачак